“ Җәмигъ” мәчетенең кыскача тарихы

           2001 нче елның 30 августында  Апас авылында  яңа төзелгән  2 катлы, 2 манаралы  2нче мәхәлләдә зур “ Җәмигъ” мәчете ачылды.  Намаз залының мәйданы 81 квадрат метр, якынча 120 кеше сыярлык.    

      Бу мәчеткә 2 ай буе имам-хатыйб эзләгәч,вакытлыча Казан шәһә-реннән  Линур хәзрәт  ( Апас районы  имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт  Гайнулланың абыйсы) кайтып эшләде. 2002 нче елның апрелендә ул китеп барды.Ул вакытта мөәзин вазыйфасын Рәшит Насыров баш-карды. Мәчет кабат имамсыз калды. 

      3 айдан соң 2002 нче елның июлендә үзебезнең районнан китеп мах-сус дин белеме алган яшь белгеч Идрәз авылы егете Алмаз хәзрәтне имам-хатыйб итеп кайтардылар, мөәзин вазыйфасын Рәмис хәзрәт Адгамовка йөкләделәр, һәм бүгенге көнгә җиренә җиткереп башкарып бара. Алмаз хәзрәт  2006 елның август аенда Мәскәү шәһәренә китеп барды.Ул киткәч тагын 2 ай  мәчет имамсыз торды.

       2006  елның октябрь аенда Апасыбыз кешесе Рәшит хәзрәт Хөс-нетдинов мәчетне кабул итеп алды. Әлхәмдүлилләһи шөкер, ул бүгенге көнгә кадәр үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкарып халык ихти-рамына, халык рәхмәтенә, хөрмәтенә иреште.

    Мәчет ачылган көннән башлап  балалар өчен җәйге ял лагерлары эшләп килә, уку – укыту эшләре дә яхшы гына алып барыла, төрле дини чаралар үтә,кечкенә генә булса да тарихи музей бүлмәсе дә ачылды

Апасыбызның беренче мәхәллә мәчетенең кыскача тарихы

    Илебездә үзгәртеп кору чоры башлангач, Апас авылында эшләп килгән саклык кассасының иске бинасына манара куеп  1989 нчы елда мәчет итеп ачтылар.

   Анда беренче имам булып Хисамов Дәүләтша( Дәүли) абый эшли башлады. Мөтәвәллият рәисе итеп 1915нче елда туган Насыйбуллин Вәли(Вәлиулла ) абый билгеләнде . Азан әйтүче Нурмиев Вәгыйз абый иде. Мәчеткә беренчеләрдән булып Салаватов Наиль абый (сәгать-че),  Хәбибулла абый,  Габделхак абый,  Хафыйз абый, Нигмәтуллин Бәдри абый, Гисмәтуллин  Нурулла абый, Гиззатуллин Рәхмәтулла абый, Сираҗи, Галиәхмәт абый, Хисамов Хамис абый, Юнусов Мө-нәвәр абый, Гибадуллин Мәсгут абыйлар йөрде.

      Ирле- хатынлы Хәмидуллин Гомәр абый белән Рауза апа, аларның балалары Хәлил белән Алсу хәреф таныттылар.

      Хатын кызлардан --Асия , Әминә, Рамилә, Роза, Халидә, Гөлзада, ике Гаян, ике Рәхимә, Хәят, Маһирә,  Дания Загертдинова, Һадия, Ра-зыя, Зәкия,Зәйнәп апалар мәчеткә йөри башлады. Алар гарәп хәрефе белән Коръән укырга өйрәнделәр.

      1996 елда Рамазан аенда Төркиядән килгән имамнар—Айхан һәм  Мүхәммәд  хәзрәтләр халыкны укытты . Пакистан дәүләтеннән дә мөселманнар килеп дин белеменә өйрәттеләр.  Египеттан килгән Аб-дулла хәзрәт олыларны да, балаларны да укытты. Аларга кадәр Апас авылында гарәп хәрефен танучы,гарәп телендә язылган Коръәнне укучы юк иде әле. Шул рәвешчә Апаста халык  акрынлап  ислам дине  шәригатен өйрәнде.

      Әлхәмдүлилләһи шөкер, хәзер бездә ислам динен таратырлык, ха-лыкка ислам әдәбен өйрәтерлек үз кешеләребез дә булды.

Мөхтәсибәт

Текст