Апаста Мәүлид ашы узды

Якшәмбе көнне ак яулыклы апалар, чигелгән түбәтәйле абыйлар Апас ресторанына Мәүлид ашына җыйналды. Табын артына барлыгы 140тан артык райондашыбыз утырды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге коллектив аграр көллият, Заготзерно, “Свияга”агрофирмасы, “Гүзәл” кибете, “Кайнар икмәк” оешмалары ярдәме белән искитмәле, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр. Мәҗлескә килгән дин кардәшләрне республика кунагы “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильфан Гобәйдуллин, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев бәйрәм белән кайнар котладылар. Гаиләләрендә сәламәтлек, тынычлык, тигезлек, бәхет теләп калдылар. Бәйрәм табыны йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укылган догалар, Салават әйтүләр белән үрелеп барды. Райондашлар берсеннән берсе уздырып мөнәҗәт әйттеләр.