Апаста яңа ачылган автовокзалда корьән ашы узды

Апас үзәгендәге автовокзал яңа төс алып янәдән эшли башлады. Заманча залларда уңайлы урындыклар, өстәлләр. Теләгән кешегә чәй эчү, тамак ялгап алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Аның беренче катында пассажирлар өчен көтү залы, икенче катында спорт кафе урын алган. Автовокзал ачылган көнне җитәкчесе Хәйдәр Булатов биредә корьән ашы уздырды. Мәҗлескә килүче өлкәннәр илгә-көнгә иминлек теләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да үз чыгышында бу уңайлыкның халык өчен булуына, бу матурлыкны сакларга кирәклеген ассызыклады.

Гөлзада Гатауллина.